-
Ике җөмһүрият сандугачы
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, атаклы тальянчы Фән Вәлиәхмәтовның (1951-2024) бакыйлыкка күчүенә 12 октябрьдә бер ел тулды.
17 октября 2025 Комментарий юкСолтанатлы талант иясе
Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакировның тормышы һәм иҗаты турында күп китаплар, альбомнар үзе исән чагында ук дөнья күрде инде. Радиодан да ул башкарган җырлар даими яңгырап тора, Филармониядә – концертлар, уку йортларында конференцияләр үткәрелә...
16 октября 2025 Комментарий юкЗӘЙ ОФЫКЛАРЫНА СӘЯХӘТ
22-30 сентябрьдә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни кспедициясе Татарстанның Зәй районында комплекслы тикшеренү үткәрде.
16 октября 2025 Комментарий юкЛубян урманчыларының җырлары
Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларына Гыйльми үзәк аша кергән язма мирас арасында халык әдәбиятының матур үрнәкләре саклана. Мамадыш кантонының Лубян урман техникумы укучылары тарафыннан тупланган җырлар да игътибарга лаек.
16 октября 2025 Комментарий юкМилли мәгариф үсешендә якты эз калдырган шәхес
1990 еллар башында Чаллыда милли мәгарифне үстерүгә йөз белән борылган галим-җитәкчеләребезнең иң күренеклеләреннән берсе педагогика фәннәре докторы профессор Зиннур Тәлгать улы Шәрәфетдинов иде, дип раслау һич тә ялгыш булмастыр.
16 октября 2025 Комментарий юкРавил Фәхретдинов: Алтын Урда – шәһәрләр иле
Алтын Урда дәүләтендә 150дән артык шәһәр була. Төрле зурлыктагы бу шәһәрләрнең шактые күчмә халык мал-туар асраган очсыз-кырыйсыз кыпчак далаларында калкып чыга. Исемнәре генә дә ни тора: алар, даланың үзе кебек үк, шигърият белән тулы: Гөлстан (Гөлләр иле), Сарай, Сарайчык, Ак Сарай, Ак Кирмән (Ак кальга), Ак Мәчет, Олуг Мәчет, Аргамаклы Сарай...
15 октября 2025 Комментарий юкУл салган күпердән йөрибез
Сәхифәбездә моннан элегрәк Татарстан радиосы белән «Мәдәни җомга» арасындагы иҗади хезмәттәшлек турында сөйли башлаган идек бит, укыгансыздыр. Радио коллективы татар телендә нәшер ителә торган барлык басмаларны да һәрвакыт якын күрде. Газет-журналларның яңа саннарына күзәтүләр, редакция хезмәткәрләре белән очрашулар эфирда гел яңгырап торды. Шулай да «Мәдәни җомга»га үзгә бер караш, үзгә бер хөрмәт бар иде кебек.
15 октября 2025 Комментарий юкАдилә Айда: Төркиләрнең борынгы бабалары
Римда этрур патшалары б.э.к. 753-509 нчы елларда (244 ел дәвамында) идарә итә. Патшаларның кушаматлары исемнәре белән бергә йөри, бары тик Ромулның гына кушаматы булмый. Кушаматлар, гадәттә, латин телендә була. Шул ук вакытта патша исемен латинлаштыру күзәтелә: исем азагына -ус/-с кушымчасы ялгана.
14 октября 2025 Комментарий юкТакталачыкның беренче китапханәчесе
Мин, 1998 елның 2 сентябреннән, «Мәдәни җомга» газетасының «Икәүдән икәү» кушымтасында редактор вазифасын үтәдем. Ә ул кушымта ябылгач, корреспондент булып эшләвемне дәвам иттем. 2008 елның 31 маенда пенсиягә киттем.
14 октября 2025 Комментарий юкБаулы чиләк
Тормыш турында уйландым, Иске Уй булса да. Гомер юлы: кое, бау һәм чиләк... Әгәр дә чиләк коедан Буп-буш чыга икән, Бау озынлыгын үлчәү ник кирәк!.. Гомәр Хәйям (1048-1131)
14 октября 2025 Комментарий юкКоръән дөньясы
Казанда ислам дине белән таныштыра торган интерактив күргәзмә тәкъдим ителде.
13 октября 2025 Комментарий юкАйга кырын карама
Шикәр авыруы булганда, чи ташкабак йомшагын угычтан уып ашау файдалы. Көненә 1 аш кашыгыннан башлап, дозаны әкренләп ярты стаканга җиткерәләр, көненә 2-3 тапкыр ашарга 30 минут кала ашыйлар. Дәва курсы – 1,5-2 ай, аннары 10 көн ял итеп, тагын кабатларга була.
13 октября 2025 Комментарий юкТеатрның Флёра апалы чаклары сагындыра
Көзләргә керәбез... 24 ел дәвамында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә балкыган Флёра Хәмитовасыз гына килгән беренче көз бу. Яшьлектәй ярсу язларда җир йөзенә килеп, татар театры тарихына һәм тамашачылар күңеленә Мәйсәрә, Сәрвәр кебек рольләре белән кереп калган остазым Флёра апаны арабыздан да язлар алып китте.
13 октября 2025 Комментарий юкҖаны сулган «Хөррият», яки Мифларны сынландыру җитми
Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында Пермьдә яшәп иҗат итүче скульптор Әлфиз Сабировның «Тау» дип исемләнгән күргәзмәсе оештырылгач, бер көнне галимнәр җыелышып шәһәрләребез урамнарында мифологик образларның җитенкерәмәве һәм миф, риваятьләрне гәүдәләндерү белән бәйле бүтән проблемалар турында очрашып сөйләште.
13 октября 2025 Комментарий юкА.М.Галимовның «История родного края и коренного села Сюльте» китабына нисбәтле түгәрәк өстәлдән фоторепортаж
Бүген «Мәдәни җомга» һәм «Безнең мирас» редакцияләре Бөтендөнья татар конгрессы бинасында төбәкче-тарихчы, А.Дельвиг исемендәге премия лауреаты Артур Марат улы Галимовның «История родного края и коренного села Сюльте» китабына нисбәтле түгәрәк өстәл утырышы уздырды.
10 октября 2025 Комментарий юкШундый «...Чаклар»...
Тәмам. Ниһаять, укып чыктым. Берничә ел элек артист, режиссер, Түбән Кама театрының оештыручысы һәм директоры Рөстәм Галиев «...Чаклар» дип исемләнгән китап нәшер иткән иде. Сүзем шул хакта.
10 октября 2025 Комментарий юкФОТО
Казиле мәчетенә 120 ел
Башка фотолар →
Башка видеолар →Аудио
Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры
Башка аудиоязмалар →БЛОГЛАР
Бөтен блоглар →ВИДЕО
-
Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"
-
“Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру
Күктә – йолдыз, җирдә – «Чулпан»
